Түбән Камада территорияне тышкы яктан төзекләндерү һәм санитар карап тоту кагыйдәләрендә үзгәрешләр кертү инициативасы белән чыктылар. Тәкъдим ителгән төзәтмәләрне шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Шакиров рәислегендәге гавәми тыңлауларда карадылар.
Проектның нечкәлекләрен Түбән Кама муниципаль районы Советының Хокук бүлеге башлыгы Рөстәм Зарифуллин җиткерде. Тәкъдим ителә торган төп үзгәреш – объектларның милекчеләре үз территорияләрен генә түгел, 50 метрдан да артмаган территорияләрне карап тотуда катнашырга тиеш булачак.
Кагыйдәләрнең яңа пунктлары башка мөһим үзгәрешләрне дә күздә тота. Мәсәлән, мәҗбүри яктыртылырга тиешле объектлар исемлегенә велосипед юллары өстәләчәк, ә биналарның төп фасадлары архитектур-сәнгати яктыртылырга тиеш булачак. Инженерлык челтәрләрен һәм башка коммуникацияләрне, аерым очракларны исәпкә алмаганда, күбесенчә җир астыннан уздырырга тәкъдим ителә.

