Түбән Каманың 60 еллыгы елында яңа традиция старт алды - шәһәрне бөтенроссия һәм халыкара дәрәҗәдә данлаучы спортчыларны хөрмәтләделәр.
Бүген «Түбән Каманың спорт элитасы» билгесе һәм Түбән Кама районы башлыгының Мактау грамоталары тапшырылды. Бүләкләрне Россия, Европа һәм дөнья чемпионатлары һәм беренчелекләре җиңүчеләре һәм призерлары алды.
"Һәр казаныш артында спортчының, аның тренерларының һәм әти-әниләренең зур хезмәте тора. Без яшьләребез белән горурланабыз һәм алда әле яңа җиңүләр күп булуына ышанабыз", - дип билгеләп үтте шәһәр мэры урынбасары Марина Камелина.
Ул ассызыклаганча, яңа билге – бүләк кенә түгел, ә шәһәребез өчен горурлык символы.

