ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
22 июльдә түбәнкамалылар Мэрга сорау бирә алачак
Җәмгыять
  • 20 Июль 2026 - 14:00
  • Караулар: 19

22 июльдә 19:00 сәгатьтә НТР 24 телеканалында Түбән Кама муниципаль районы башлыгы һәм шәһәр мэры Радмир Беляев белән туры элемтә узачак.

Программа барышында Түбән Каманың 60 еллыгына нинди нәтиҗәләр һәм казанышлар белән килүе, якындагы елларда шәһәр үсешен нинди планнар белән билгеләү турында фикер алышачаклар.

Үз сорауларыңны телекомпания посты астында калдырырга мөмкин: https://vk.ru/wall-5956777_350906.

Сорауларны эфир вакытында телефоннан да бирергә мөмкин булачак.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^