«Эшлекле дүшәмбе»дә район башлыгы Радмир Беляев А.А.Шаповалов исемендәге 31 нче лицей яшь армиячеләренең уңышларын билгеләп үтте.
Бөтенроссия конкурсы нәтиҗәләре буенча бүлекчә бер елдан азрак эшләүче учреждениеләр номинациясендә иң яхшысы дип танылды. Җиңү өчен яшь армиячеләр 1 млн сум күләмендә грант алдылар. Акчалар «Юнармия» йортын алга таба үстерүгә һәм җиһазландыруга юнәлдереләчәк.
Проектны гамәлгә ашыруда штаб җитәкчесе һәм лицей директоры Илнар Камалов катнашты.

