Түбән Кама районы башлыгы урынбасары Ленар Әхмәтов һәм Түбән Кама муниципаль районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов татар дин әһелләренең XVI Бөтенроссия «Милли тормыш һәм дин» форумының пленар утырышында катнаштылар.
Чарага Россиянең 78 төбәгеннән 1000 нән артык делегат килде. Катнашучылар арасында имамнар, ислам галимнәре, җәмәгать эшлеклеләре һәм руханилар бар иде. Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов бөтен җәмәгатьчелекне бердәмлеккә чакырды һәм бу мәсьәләдә форумның әһәмиятен ассызыклады.
Пленар сессиядә БМО Генераль Сәркатибенең Цивилизацияләр альянсы буенча югары вәкиле, Исламофобиягә каршы көрәш буенча махсус илче Мигель Анхель Моратинос, Баш мөфти, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдинов һәм башкалар чыгыш ясады.

