Түбән Кама шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Шакиров «Эшлекле дүшәмбе»дә 27 апрельдән махсус хәрби операция катнашучыларының гаилә әгъзаларына транспорт карталары яңадан бирелә башлавы турында хәбәр итте.
Кемгә ташлама каралган:
· Махсус хәрби операция катнашучыларының яки һәлак булган хәрбиләрнең 7 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалары
· Махсус хәрби операциядә катнашучыларның яисә һәлак булган хәрбиләрнең хатыннары һәм ата-аналары
· Ташлама Түбән Кама шәһәре һәм район халкына гына бирелә.
Картаны ничек алырга:
· КФҮ филиалларының берсенә мөрәҗәгать итәргә: Мәктәп бульвары, 2а; Сөембикә ур., 7 («РамусМолл» сәүдә үзәге, 5 кат); Кама Аланы ш.т.п., 2 /1.
· Үзең белән паспорт, туганлыкны раслаучы документлар һәм военкоматтан белешмә алырга кирәк.
· Рәсмиләштерү һәм фотога төшерү - КФҮтә, хезмәт күрсәтү бушлай.
· Картаны әзерләү вакыты - 30 көнгә кадәр.
Мөһим детальләр:
· Карта сезнең исемгә рәсмиләштерелә (фото һәм тулы исем белән), аны башкаларга бирергә ярамый.
· Ташлама 6 ай гамәлдә, аннары аны алу хокукын расларга кирәк.
Моннан тыш, 2022 елдан 2025 елга кадәр шәхси мәгълүматлардан башка (фото һәм тулы исемнән башка) бирелгән барлык транспорт карталары 2026 елның 1 июнендә гамәлдә булмаячак. Әгәр сездә ташламага хокук саклана икән, яңа карта рәсмиләштерергә кирәк. Яңа карта әзер булганчы, искесеннән файдалана аласыз. Шәхси картаны алганда искесен КФҮ хезмәткәренә тапшырырга кирәк. Сораулар туганда кайнар линиягә +7 (8555) 44-74-44 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә була (7:00 дән 18:00 гә кадәр).

