Бүген шәһәр Советы депутатлары сессиясендә Түбән Кама Башкарма комитеты җитәкчесе сайланды. Әлеге вазыйфага шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Денис Баландин билгеләнде.

Бу урынга шулай ук «Вокзальная – 1» идарәче компаниясе директоры Артур Мөхлисуллин да дәгъва белдергән иде. Утырыш барышында һәр кандидат үз программасын тәкъдим итте, депутатларның сорауларына җавап бирде.

Ачык тавыш бирү нәтиҗәләре буенча күпчелек тавышны Денис Иванович Баландин җыйды. Аның өчен шәһәр Советының 22 депутаты тавыш бирде.

Денис Иванович торак-коммуналь хуҗалык тармагында 2006нчы елдан бирле эшли. Бу дәвердә юрист һөнәреннән идарәче компания директоры вазыйфаларына кадәр күтәрелгән. Шәһәр хакимиятендә – 2015нче елдан.
Шәһәр башлыгы Айдар Метшин яңа җитәкчегә эшендә уңышлар теләде, аның һөнәри сыйфатлары һәм белем дәрәҗәсе югары булуын билгеләп үтте.
Денис Баландин тәкъдим иткән программага килсәк, биредә ТКХ торышын яхшырту, торак фонды белән идарү итү өлкәсендә көндәшлеккә сәләтле мохит булдыру, шәһәрнең юл-транспорт системасын тәртипкә китерү һәм, гомумән, шәһәрне төзекләндерү эшләрен дәвам итүгә кагылышлы мәсьәләләр чагылыш тапкан.

