Түбән Камада "Эшлекле дүшәмбе"дә Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының Мәгариф идарәсенең яңа җитәкчесе тәкъдим ителде. Бу вазыйфаны Рөстәм Нияз улы Хуҗин биләде.
"Рөстәм Ниязович - тәҗрибәле педагог һәм оста җитәкче. Ул мәгариф системасында дистәләгән еллар эшләгән - укытучыдан югары дәрәҗәдәге идарәчегә кадәр юл узган", - дип билгеләде Түбән Кама мэры Радмир Беляев.
Рөстәм Нияз улы 2001 елда Казан дәүләт педагогика университетын, ә 2017 елда Чаллы дәүләт педагогика университетын тәмамлаган. Үзенең хезмәт эшчәнлеген ул Чаллы шәһәрендә 29 нчы мәктәп-лицейда түгәрәк җитәкчесе буларак башлый. Алдагы елларда ул Башкарма комитетның Яр Чаллыдагы Мәгариф идарәсе җитәкчесе вазыйфасын башкара, ә аннары индустриаль-педагогика көллиятен җитәкли.

