ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
14 сентябрьдә Татарстанда бердәм тавыш бирү көне узачак
Рәсми
  • 04 Сентябрь 2025 - 09:04
  • Караулар: 154

14 сентябрь — Татарстан Республикасында яшәүчеләрнең барысы өчен дә мөһим дата. Бу көнне Бердәм тавыш бирү көне узачак. Түбән Кама халкына үзләренең гражданлык бурычларын үтәргә һәм республиканың һәм үз районының үсеш векторын билгеләргә туры киләчәк.

Түбән Кама районында яшәүчеләр түбәндәге затларны сайлаячак:

• Татарстан Республикасы Рәисен;

• Түбән Кама шәһәр Советы депутатларын;

• Түбән Кама муниципаль районы Советы депутатларын.

14 сентябрьдә шәһәрдә 84 сайлау участогы эшләячәк, тагын 33 е — районның авыл җирлекләрендә һәм Кама Аланы поселогында. Тавыш бирү 7:00 дән 20:00 гә кадәр узачак.

Әгәр сез Түбән Камада теркәлмәгән булсагыз, ләкин үзегез өчен уңайлы участокта тавыш бирергә телисез икән, «Мобиль сайлаучы» сервисыннан файдаланыгыз. Моның өчен 10 сентябрьгә кадәр гариза бирергә кирәк:

• Онлайн — дәүләт хезмәтләре порталында;

• Шәхсән — күпфункцияле үзәктә (КФҮ);

• Территориаль сайлау комиссиясендә (10 сентябрьгә кадәр) яисә үз участок сайлау комиссиясендә (3 сентябрьдән 10 сентябрьгә кадәр).

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^