Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе башлыгы итеп, Олег Юрьев билгеләнде.
Коллективка яңа җитәкчене ТР Экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков тәкъдим итте. Ул Олег Валентиновичка уңышлар теләде һәм яңа билгеләнү Экология министрлыгының территориаль идарәсе командасы эшенә уңай йогынты ясаячагына ышаныч белдерде. Элек бу вазыйфаны Алексей Лобанов биләгән иде.
Исегезгә төшерәбез, Түбән Кама территориясендә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының иң эре территориаль идарәсенең берсе урнашкан. Экологлар республиканың Түбән Кама, Зәй һәм Сарман районнарында контрольлек итә.

