26 нчы мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучысы Әмирә Архипова «Софиум» сайлау хокукы һәм сайлау процессы мәсьәләләре буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасының иң яхшылары исемлегенә керде. Татарстаннан барлыгы дүрт җиңүче булды.
Түбән Каманың тагын бер укучысы – 29 нчы мәктәпнең 11 нче сыйныф укучысы Софья Андриянова олимпиада призеры булды. Финалга чыгучыларны РФ Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Эльза Памфилова котлады.
Агымдагы уку елында сайлау хокукы буенча белемнәрен бөтен Россиядән 17 меңнән артык мәктәп укучысы тикшергән.

