ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Каманың алты проекты «Татнефть» фондыннан ярдәм алачак
Безнең җиңүләр
  • 24 Апрель 2026 - 17:00
  • Караулар: 4

Быел Түбән Каманың алты проекты «Татнефть»нең «Игелек энергиясе» социаль инициативалар конкурсында җиңүче булды һәм финанс ярдәме алачак.

Алар арасында түбәндәгеләр бар:

• «Түбән Кама шәһәрендә «Балалар-фәрештәләр» инклюзив гаилә лагере»

• «Татнефть-классларның химик инженериясе»

• «Түбән Кама - мөмкинлекләр шәһәре: маҗаралар дәфтәре»

• «Р.Вәлиев исемендәге ИХЛАС мәдәни форумы»

• «Интерактив белем бирү киңлеге - «Минем илем - минем Россия» заманча тематик стенды»

• «ЭКОканикуллар: Көзге драйв»

Быел конкурска тугыз тематик юнәлеш буенча барлыгы 771 гариза килгән. «Татнефть» фондының эксперт комиссиясе барлык проектларны да җентекләп карады. 144,4 миллион сумлык 99 инициатива хуплау алды.

«Игелек энергиясе» конкурсы инде унберенче тапкыр үткәрелә. Катнашуга физик затлар да, гаиләгә, мәгариф, мәдәният, әйләнә-тирә мохитне саклау, спортны үстерү һәм башка социаль юнәлешләрдәге проектларны гамәлгә ашыручы коммерциячел булмаган оешмалар да чакырылган.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^