Түбән Каманың 90 нчы балалар үсеше үзәге «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» республика конкурсында җиңү яулады. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны театр эшчәнлеге аша татар теленә өйрәтү тәҗрибәсе лаеклы бәя алды.
Үзәк 500 мең сум күләмендәге грантны уен һәм дидактик җиһазларны яңартуга тотарга планлаштыра.

