16 нчы мәктәпнең педагог-оештыручысы Ксения Дубинкова «Атмосфера» бөтенроссия конкурсының республика этабында җиңү яулады. Конкурс сайлау хокуклары һәм процесслары, сайлаучыларның сәяси культурасы мәсьәләләре буенча иң яхшы эшләрне ачыклауга юнәлдерелгән.
ТР Үзәк сайлау комиссиясе дипломын һәм истәлекле бүләкләрне аңа Түбән Кама районының Территориаль сайлау комиссиясе рәисе Фәрит Гыйльманов тапшырды.
Лаеклы җиңүе белән котлыйбыз!

