Түбән Камада мәдәни мирас объектларында QR-кодлар урнаштырырга, акыллы светофорлар кертергә, ә ТКХ өлкәсендә локоло сервисын, чат-ботларны тоташтырырга планлаштыралар. Түбән Кама муниципаль районында Цифрлаштыру елының планнары һәм нәтиҗәләре турында Түбән Кама муниципаль районы Мәгълүмат үзәге директоры Максим Шаронов сөйләде.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы белән 2022 ел Цифрлаштыру елы дип игълан ителде. Республикада бик күп кызыклы вакыйгалар – конференцияләр, фестивальләр, конкурслар, хакатоннар булды. Шулай ук яңа инфраструктура объектлары ачылды. Ел дәвамында Түбән Кама муниципаль районы территориясендә чаралар үткәрелде һәм яңа проектлар тормышка ашырылды.
«Мисал өчен, авыл җирлекләрендә җыеннар онлайн-форматта уза. Әлеге проект үзенең уңайлылыгын һәм нәтиҗәлелеген күрсәтте, – дип сөйләде Максим Шаронов. - Ел дәвамында шулай ук видеоконференция режимында ачык тыңлаулар һәм атналык киңәшмәләр трансляциясе оештырылды. Моннан тыш, без җиһазларны яңарттык һәм хәзер шәһәрдә яшәүчеләрнең киңәшмәләрне онлайн режимында югары сыйфатлы карау мөмкинлеге бар».
Мәгълүмат үзәге директоры тагын бер мөһим проект – видеокүзәтү системасы ярдәмендә халыкның куркынычсызлыгын тәэмин итү. «Имин шәһәр» программасы буенча бүген 60 видеокүзәтү камерасы эшли, тагын 129 урнаштыру планлаштырыла. «Куркынычсыз ишегалды» программасы буенча 3333 видеокүзәтү камерасы бар, шуларның 788е быел урнаштырылган, - дип өстәде Максим Николаевич. - Шулай ук домофоннарны заманча IP-домофоннарга алыштыру буенча эш алып барыла. Бүгенге көндә 50 дән артык күпфатирлы йорт акыллы домофоннар белән җиһазландырылган».
Мәгълүмат үзәге директоры сүзләренә караганда, федераль дәрәҗәдә 2024 елның 1 гыйнварына күпчелек дәүләт хезмәтләрен 24/7 бирү режимына күчерү бурычы тора. «Хезмәтне ерактан алу мөмкинлеге генә түгел, ә аны күрсәтү тизлеге дә мөһим», – дип ассызыклады Максим Шаронов һәм Башкарма комитет күрсәткән 73 муниципаль хезмәт электрон рәвешкә күчерелгән дип тә өстәде. 2022 елда барлыгы 11 387 хезмәт электрон рәвештә күрсәтелгән.
Түбән Кама шәһәре һәм районы территориясендә мобиль элемтә сыйфатын яхшырту максатыннан 2022 елда 20 база станциясе урнаштырылган һәм эшләтеп җибәрелгән, шуларның 12се – районда, 8се – шәһәрдә. «Кәрәзле элемтә чараларын урнаштыру Роспотребнадзорның санитар-эпидемиологик нәтиҗәсе нигезендә бара», – дип искәртте Максим Николаевич.
«Таттелеком» ГАҖ компаниясе тарафыннан район торак пунктларын Джипон (GPON) технологиясе буенча югары тизлекле интернетка тоташтыру эше алып барыла. Бүгенге көндә аңа Олы Афанас, Ширәмәт, Березовая Грива һәм Смыловка тоташтырылган. «Өч ел дәвамында, «РФ Цифрлы икътисады» милли программасы кысаларында, социаль әһәмиятле учреждениеләр өчен оптика төзү буенча эш алып барылды. Бүгенге көндә югары тизлекле интернетка мәктәпләр, ФАПлар, китапханәләр, мәдәният йортлары, авыл җирлекләренең башкарма комитетлары тоташтырылган. Агымдагы елда сәламәтлек саклау киләсе адымга күчә, Түбән Кама муниципаль районының дәвалау-профилактика оешмаларында телемедицина дистанцион консультацияләр уздырыла, 2022 елда 316 консультация үткәрелде», - дип билгеләп үтте Мәгълүмат үзәге директор
Ул шулай ук шәһәр велоинфраструктурасы үсеше турында да сөйләде. «Татнефть» хәйрия фонды ярдәме белән, көзен Түбән Камада Яшьлек урамында велосипедчылар өчен билгеләнгән велобарометр пәйда булды. Акыллы счетчик «Татвижн» компаниясе тарафыннан җитештерелгән.
Максим Шаронов искәрткәнчә, РФ Төзелеш министрлыгы Россия төбәкләренең шәһәр хуҗалыгын цифрлаштыру дәрәҗәсенең рәсми рейтингын бастырган, анда Түбән Кама шәһәре «Зур шәһәрләр» категориясендә 6 нчы урынны алган. Сүз уңаеннан, бер ел элек безнең шәһәр 13 нче урында иде.
Циффрлаштыру елы кысаларында Түбән Камада төрле чаралар да үткәрелде. Бүген шәһәр символы булган телевизион манарада сценарий эшләнде. Шәһәр кешеләре көн саен иллюминацияне ел логотибы белән карый алды. Моннан тыш, ел дәвамында бәйрәм көннәрендә телебашняда 50 дән артык якты иллюминация эшләде.
«Бүгенге көндә 3896 чара үткәрелде: тематик уеннар, дәресләр, очрашулар, ярышлар һәм башкалар. Һәр мәктәпкәчә учреждениедә атна саен танып белү бишминутлары үткәрелде, аларда кече төркем балалары компьютер архитектурасы, ә өлкән төркемнәр программалаштыру нигезләре белән танышты, – дип билгеләп үтте Максим Шаронов. – Мәктәп яшендәге балалар өчен «Цифрлы дәрес» федераль программасы кысаларында тематик дәресләр үткәрелде. Бүгенге көндә 3005 шундый дәрес үткәрелде».
Моннан тыш, апрель аенда «Кванториум» балалар технопаркы базасында «TATAR HACK» цифрлы карарларын эшләү буенча республика хакатоны булды, конкурста җиңүчеләр Кырым Республикасының «Сәләт» сәламәтләндерү лагерена киттеләр. Сентябрьдә Казанда Kazan Digital Week халыкара форумы узды. Республиканың иң яхшы өч IT-проекты арасында «Тимер online» Кванториум балалар технопаркында тәрбияләнүчеләр командасы да бар иде. Моннан тыш, Түбән Камада булачак беренче сыйныф укучылары өчен «Минем цифрлы Татарстан» цифрлы рәсемнәр конкурсының муниципаль этабы узды.
«Республикада цифрлаштыру елы ахырына якынлашуга карамастан, технологияләрне үстерү алга таба да күп кызыклы бурычлар куюны дәвам итә, - дип йомгаклады Максим Николаевич. - Әйтик, «Ангелы АйТи» компаниясе белән без «Административ комиссия» пилот проектын гамәлгә ашыру һәм «Дозор-МП»фотофиксация комплексын алу турындагы килешүгә кул куйдык. Шулай ук шәһәрдә «Акыллы светофорлар» кертү мәсьәләсе буенча да фикер алышабыз. Мәдәният идарәсе белән берлектә мәдәни мирас объектларында QR кодлар проектын эшлибез. Ә торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә тоташу этабында Локоло сервисы, чат-ботлар бар. Бу проектлар халык белән хакимият органнарының торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге хезмәттәшлеге өчен билгеләнгән платформалар».

