Төзелеш, ТКХ һәм төзекләндерү департаменты «Иң яхшы муниципаль практика» конкурсында «Торак-коммуналь һәм шәһәр хуҗалыгы белән идарә итү үзәге» проектын тәкъдим итте. Ул, цифрлы технологияләр һәм платформалы чишелешләр кертеп, «Акыллы шәһәр» номинациясендә катнашты.
15 октябрьдә нәтиҗә ясалды: проект, Новороссийскидан гына калышып, икенче урынны алды. Бу казаныш өчен Түбән Камага проектны алга таба гамәлгә ашыру өчен 40 миллион сум акча бүлеп биреләчәк.
Үзәкне үстерү торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренең сыйфатын яхшыртырга, шәһәр проблемаларын тизрәк хәл итәргә һәм коммуналь хезмәтләрнең эшен ачыграк, ә халык мөрәҗәгатьләрен уңайлырак итәргә ярдәм итәчәк. Бу заманча һәм уңайлы шәһәр өчен мөһим адым!

