ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама районында ветеран Мирсәяф Камалов бер гасырлык юбилеен билгеләп үтте
Озын гомерле якташыбыз
  • 10 Октябрь 2024 - 08:54
  • Караулар: 82

Түбән Кама районының Колмакчы авылында яшәүче Мирсәяф Камаловны хөрмәтле юбилее – 100 яшьлеге белән котладылар.

Мирсәяф Миргаяз улы 1924 елның 9 нчы октябрендә туган. Аның тормышында авырлыклар һәм сынаулар җитәрлек була. Гаиләдән кулак малы тартып алына, шуңа күрә ул башлангыч мәктәпне генә тәмамлый ала. Сугыш башлангач, фронтка китә, окоп казый, ә 1942 елда, 18 яше тулгач, Тын океан флотына мобилизацияләнә. Туган авылына ул 1947 елда гына кайта һәм колхозда бригадир булып эшли башлый. Аның хезмәт стажы 45 ел тәшкил итә.

1949 елда ул Газизә Мусинага өйләнә, алар 4 бала үстерәләр. Аның 8 оныгы һәм 16 оныкчыгы бар.

100 лет жизни: в Нижнекамском районе ветеран Мирсаяф Камалов отметил вековой юбилей

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*