Түбән Кама районында 11 октябрьдә халыкны бакчаларга һәм дачаларга автобусларда йөртү сезоны тәмамланды, ул 21 апрельдә бирле башкарылды. Бу вакыт эчендә 460 меңнән артык пассажир ташылган. «Эшлекле дүшәмбе»дә эш нәтиҗәләрен «Пассажирлар йөртүдә диспетчерлык һәм оештыру үзәге» директоры Максим Парамонов ясады.
Халыкны бакачаларга йөртү эше 16 маршрут буенча башкарылган, шуларның икесе Кама Аланында башланган. Көн саен линиядә 130 га якын рейс башкарылган.
Барлык юнәлешләр буенча аерым категория гражданнар өчен ташламалар каралган, ә ташулар үзләре ел саен шәһәр бюджетыннан субсидияләнә.
Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Александр Умников киләсе сезонга әзерлек вакытында гражданнарның барлык мөрәҗәгатьләрен исәпкә алу һәм бакча маршрутларына транспорт үтемлелеген арттыру өчен, аларны җентекләп өйрәнергә кушты.
