Түбән Камада сәнәгать эксплуатациясенә шәһәр транспорты белән идарә итүнең «Яндекс СИТИ» комплекслы системасы кертелде.
Безнең шәһәр проект тулы күләмдә гамәлгә ашырылган беренче шәһәр булды. Проектның детальләре турында «Эшлекле дүшәмбе»дә Мәгълүмат үзәге директоры Максим Шаронов сөйләде.
Гамәлгә кертүнең төп максаты – реактив идарәдән объектив мәгълүматлар нигезендә актив идарәгә күчү. Халык өчен бу хәрәкәтнең даимилеген һәм сәфәрләрнең алдан билгеле булуын аңлата.
Система транспортта акыллы җиһазлар, бердәм диспетчерлык, персонал өчен инструментлар һәм аналитик платформаны үз эченә ала. Транспортны җиһазландыру һәм платформаны интеграцияләү эшләрен ел ахырына кадәр тәмамлау планлаштырыла.
Түбәнкамалыларга уңайлы һәм җайлы булсын өчен шәһәр инфраструктурасын этаплап цифрлаштыру өстенлекле булып кала, дип билгеләде Максим Шаронов.

