ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
«Безнең ишегалды» программасы буенча комплекслы төзекләндерү мәсьәләләрен өйрәнү
Илкүләм проектлар
  • 16 Август 2022 - 16:30
  • Караулар: 310

Бүген Түбән Кама шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айназ Ярмиев, «Безнең ишегалды» программасын тормышка ашыру буенча Татарстан Республикасы департаменты, идарәче компанияләр вәкилләре катнашында күчмә киңәшмә узды.


Киңәшмәнең максаты: «Безнең ишегалды» программасы буенча комплекслы төзекләндерү мәсьәләләрен һәм идарәче компанияләр хезмәт күрсәтә торган ишегалларында булган проблемаларны өйрәнү. Киңәшмәдә катнашучылар берничә объектта булды: кайбер ишегалларында узган ел ремонт ясалган, кайберләре соңгы этапта.

«Нигездә, барысы да яхшы хәлдә. Түбәнкамалыларның төзелгән һәм башкарылган эшләргә җаваплырак карауларын теләр идек,-дип ассызыклады «Безнең ишегалды» архитектор-шәһәр төзүчесе Олег Гордиенко. - Еш кына балалар маркерлар һәм баллоннар белән балалар мәйданчыкларында рәсем ясыйлар, спорт корылмаларын ваталар».


Түбәнкамалылар «Безнең ишегалды» программасы буенча башкарылган эшләрдән канәгать. Алар күтәргән мәсьәләләр: эскәмияләр, чүп контейнерлары урнаштыру, санитар таләпләргә туры китереп, су агынтыларын җиһазлау кебек эшләр үтәлгән.


«Конкрет ишегалды программасы формалашкач, бу процесста проблеманың асылын аңлаган кешеләрне һәм белгечләрне җәлеп итәргә кирәк, - дип ассызыклады Айназ Ярмиев. - Без барлык тәкъдимнәрне дә теркәп, алга таба эштә исәпкә алынсын өчен, җаваплы затларга җиткерәчәкбез».

 



Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^