Буран булуга һәм кар явуга карамастан, Түбән Камада юлларны кардан чистарту тукталмый. Бүген, 29 гыйнварда, 527 кеше кар белән көрәшкә чыкты, шуларның 60 ы – паркларны һәм тукталышларны чистарта, 191 е – «Торак» идарәче компаниясе йортлары ишегалларын һәм 276 ы – «Эйбэт» идарәче компаниясе йортларын чистарта. Коммуналь хезмәтләр тәүлек буе эшли. 83 берәмлек махсуслаштырылган техника түбәндәгечә бүленгән: шәһәр юлларында 40 машина эшли, квартал эчендәге юлларга хезмәт күрсәтүгә 11 берәмлек транспорт җибәрелгән, йорт яны территорияләрен җыештыру белән 32 юл техникасы шөгыльләнә.
Автомобильчеләр һәм җәяүлеләр реагентлар тәэсире аркасында барлыкка килгән юллардагы кар «боткалары» кебек уңайсызлыкларны билгелиләр. Бүген төнлә коммуналь хезмәтләр карларны чистарту һәм машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр өчен уңайлы шартлар тудыру өчен яңадан урамнарны чистартуга чыгачак.

