ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Күршеләр бәйрәме: Шинчылар проспектындагы 44 нче йорт ишегалды яңартылды
Шәһәребез урамнары
  • 12 Сентябрь 2025 - 08:27
  • Караулар: 208

Шинчылар пр., 44 нче йорт ишегалды «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында үткәрелгән масштаблы төзекләндерүдән соң ачылды. Үзгәртеп корылган территория барлык буыннар өчен чын бүләк булды.

Праздник добрососедства: двор дома №44 на проспекте Шинников расцвел новыми красками

Праздник добрососедства: двор дома №44 на проспекте Шинников расцвел новыми красками

Тротуарларны һәм машина юлларын ремонтлау, парковка зонасын киңәйтү, заманча эскәмияләр һәм уен комплекслары урнаштыру – ишегалдында булган үзгәрешләрнең бер өлеше. Аеруча игътибарны яңа тренажер мәйданчыгы җәлеп итә, анда яшәүчеләр саф һавада физик формаларын саклый алачак. Заманча яктырту тәүлекнең караңгы вакытында куркынычсызлыкны һәм уңайлылыкны тәэмин итәчәк.

Ишегалдын ачу кысаларында җылылык пунктын бизәү буенча акция узды. Микрорайонда яшәүчеләр, кулларына буяу һәм пумалалар алып, үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр, бинаның фасадын якты арт-объектка әйләндерделәр.

Праздник добрососедства: двор дома №44 на проспекте Шинников расцвел новыми красками

Праздник добрососедства: двор дома №44 на проспекте Шинников расцвел новыми красками

Бәйрәм кәефен җирле иҗат коллективлары чыгышлары, зур курчак формасындагы аниматорлар һәм мавыктыргыч мастер-класслар күтәрде. «Безнең ишегалды» программасында иң актив катнашучыларга рәхмәт хатлары тапшырылды. Чара ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән «Татарстанда җәй» программасы кысаларында узды.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^