ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама районында депутатлыкка кандидатлар күрсәтү этабы тәмамланды
Сәясәт
  • 24 Июль 2025 - 08:43
  • Караулар: 274

Түбән Кама районында бишенче чакырылыш Шәһәр советына, Авыл җирлекләре советына һәм Кама Аланы шәһәр тибындагы поселогына депутатлыкка кандидатлар күрсәтү төгәлләнде. Кергән белешмәләрне тикшергәннән соң, шәһәр һәм район территориаль сайлау комиссияләре кандидатларны теркәү турында карар кабул итәчәкләр.

Бишенче чакырылыш Түбән Кама Шәһәр советына 13 бер мандатлы округ буенча 33 кандидат күрсәтелде, шуларның икесе – үз-үзләрен күрсәтүчеләр. 32 кандидат «Бердәм Россия», КПРФ, ЛДПР, «Яңа кешеләр» һәм «Гадел Россия» сәяси партияләреннән бердәм сайлау округы буенча исемлекләр белән күрсәтелде.

Шулай ук бишенче чакырылыш Авыл җирлекләре советларына һәм Кама Аланы шәһәр тибындагы поселогына депутатлыкка кандидатлар күрсәтү этабы тәмамланды. 147 бер мандатлы сайлау округы буенча 178 кандидат күрсәтелгән, шул исәптән 35 үз-үзен күрсәтүче:

- «Бердәм Россия» - 89 кандидат;

- «Яңа кешеләр» - 26 кандидат;

- КПРФ - 12 кандидат;

- ЛДПР - 10 кандидат;

- «Гадел Россия – патриотлар – Хаклык өчен» - 4 кандидат;

- «Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе» - 1 кандидат;

- «Татарстан – новый век» - «Татарстан – яна гасыр»  республика иҗтимагый хәрәкәте – 1 кандидат;

Сайлаулар 2025 елның 14 сентябрендә - Бердәм тавыш бирү көнендә узачак.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^