«База» креатив индустрияләр үзәгендә «Бердәм Россия» бөтенроссия сәяси партиясе секретарьлары һәм беренчел бүлекчәләре активларының стратегик сессия форматында очрашуы узды.
Җыелучылар МХО сугышчыларын социализацияләү, Ватанны саклаучылар елы кысаларында солдатларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү проектларын якладылар. Стратегик сессиядә катнашучылар, командаларга бүленеп, медицина учреждениеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары, район администрациясе, идарәче компанияләр һәм башкалар белән бергәләп эшләү аша үз идеяләренең тормышка ашырылуын тәкъдим иттеләр.
Шулай ук чарага ТР Дәүләт Советы депутатларын, Түбән Кама шәһәр һәм район Советы депутатларын, партия башкарма комитеты җитәкчелеген һәм партия проектларын гамәлгә ашыруда актив ярдәм итүче оешмаларның вәкилләрен чакырдылар.
Түбән Кама районы башлыгы, «Бердәм Россия» партиясенең Түбән Кама җирле бүлеге секретаре Рамил Муллин актив позицияләре өчен барысына да рәхмәт белдерде һәм тагын да күбрәк инициатива күрсәтергә чакырды.
«Сез – беренчел звено активистлары һәм әлеге энергияне массаларга тапшыру бик тә кирәк. Шул ук вакытта идеяләрнең уртак булуы мөһим. Инициатива булганда, звенодан ниндидер идеяләр була, алар тормышка ашарга тиеш. Кеше бу аның проекты икәнен сизә, һәм аңа яхшы нәтиҗә булуы мөһим. Бу бөтенләй башка нәтиҗә бирә. Бу ел безнең өчен бай булды. МХО катнашучыларына ярдәм итүегез өчен аерым рәхмәт белдерәсем килә», – диде Рамил Хәмзович.
«Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлекчәсе төбәк башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лилия Әхмәтҗанова җыелучыларга мөрәҗәгать итте: «Бүген без МХО катнашучыларын социализацияләү буенча искиткеч проектлар тыңладык. Инициатива түбәннән күтәрелгәндә һәм халыктан килгәндә яхшы нәтиҗә китерә. Түләнми торган, әмма ихлас һәм намуслы хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә».
ТР Дәүләт Советы депутаты, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы, «ТГК-16» АҖ генераль директоры Эдуард Галиев МХОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, Ватанны саклаучылар елы кысаларында бу юнәлештә эшне көчәйтергә кирәк.
Партиянең Түбән Кама бүлекчәсе активистлары һәм секретарьлары ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшиннан, партиянең Татарстан бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллиннан һәм Түбән Кама районы башлыгы Рамил Муллиннан рәхмәт хатлары алдылар.