ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Фәрит Мөхәммәтшин: «Түбән Кама – көнләшерлек шәһәр»
Сәясәт
  • 09 Август 2024 - 09:24
  • Караулар: 240

Түбән Камада ««Бердәм Россия» берләштерә» автобус марафоны узды. Халык иҗаты йортында җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар һәм район вәкилләре белән очрашу булды.

Түбән Камадагы панель дискуссиядә «Бердәм Россия»нең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, «Бердәм Россия»нең Түбән Кама җирле бүлеге секретаре, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин катнашты. Модератор булып «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры, ТР Журналистлар берлеге рәисе, алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов чыгыш ясады.

Фарид Мухаметшин: «Нижнекамск – это город, которому можно позавидовать»

Очрашуда шулай ук 25 нче Бызов бер мандатлы сайлау округы буенча кандидат, «Түбән Кама нефтехим» ГАҖ генераль директоры Марат Фәләхов, 24 нче студентлар бер мандатлы сайлау округы буенча кандидат, «ТАНЕКО» АҖ генераль директоры Илшат Сәлахов һәм 26 нчы Актүбә бер мандатлы сайлау округы буенча кандидат һәм «ТГК-16» генераль директоры Эдуард Галиев катнашты.

Панель дискуссия башланганчы Халык иҗаты йорты фойесында «Бердәм Россия» партиясенең беренчел бүлекчәләренең беренчел оешмалар елына багышланган күргәзмә-презентациясе ачылды. Анда «Бердәм Россия» төбәк бүлегенең иң яхшы фоторәсемнәре тәкъдим ителде.

Фарид Мухаметшин: «Нижнекамск – это город, которому можно позавидовать»

Фәрит Мөхәммәтшин күргәзмәне карады, партия буенча көрәштәшләре белән аралашты. «Бердәм Россия»нең Татарстан партия оешмасы – Россия Федерациясендә саны буенча иң эре сәяси партияләрнең берсе: 126 мең партия әгъзасы, 15 меңнән артык тарафдары, – дип билгеләп үтте ул. Һәм бу партиянең төп оешмасы, әлбәттә, – ул беренчел оешмалар. Партиянең төбәк башкарма комитеты оештырган күргәзмә – урыннарда кешеләр белән эшләүнең никадәр мөһим булуын күрсәтә. Без үз эшебездә беренчел оешмаларыбызның гомуми эшчәнлегенә таянабыз».

Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук Түбән Каманы халыкның актив позициясе өчен мактады: «Түбән Кама – көнләшерлек шәһәр. Түбәнкамалылар үз шәһәрләрен яраталар».

Фарид Мухаметшин: «Нижнекамск – это город, которому можно позавидовать»

Исегезгә төшерәбез, ««Бердәм Россия» берләштерә» автобус марафоны кысаларында партиядән кандидатлар халыкның идеяләре һәм тәкъдимнәре турында фикер алышу, үз сайлау алды программасы турында сөйләү һәм биш еллык чорга эшнең өстенлекле юнәлешләрен билгеләү өчен Татарстанның һәр районына килә.

Соңгы биш елда республикада зур эш башкарылды. Илкүләм проектлар, республика һәм муниципаль программалар гамәлгә ашырыла. «Бердәм Россия» депутатлар корпусы эше нәтиҗәсендә барлык дәрәҗәдәге хакимият органнары арасында үзара хезмәттәшлек булдырылды. Һәм бу уйланылган проектларны вакытында һәм хәтта алданрак башкарырга мөмкинлек бирә. Бүгенге көнгә төп бурыч – Россия президентының май Указында күрсәтелгән илкүләм максатларга ирешүне, шулай ук «Бердәм Россия» халык программасын гамәлгә ашыруны дәвам итү.

Фарид Мухаметшин: «Нижнекамск – это город, которому можно позавидовать»

Җиденче чакырылыш республика Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар 2024 елның 8 нче сентябрендә, Бердәм тавыш бирү көнендә узачак. Татарстан парламенты 5 елга сайлана һәм 100 депутаттан тора. 50 депутат бермандатлы сайлау округлары буенча, 50 се сәяси партияләрдән кандидатлар исемлеге буенча сайлана.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^