Перинаталь үзәкле балалар шәһәр хастаханәсе баш табибы Рамил Хәмидуллин «Спутник V» вакцинасының беренче компонентын ясатты.
2020 елның декабрендә медицина учреждениесе җитәкчесе җиңел формада COVID-19 белән авырган һәм организмда коронавируска каршы җитәрлек саклагыч антитәнчекләр эшләп чыгарылган. Хәзер аларның дәрәҗәсе шактый кимегән. Шуңа күрә баш табиб вакцинация ясау турында карар кабул иткән.
«Коронавирус белән хәл әлегә киеренке кала, әмма без аны үзгәртә алабыз. Гомер бер генә бирелә, бу хакта истә тотарга һәм, мөмкин булганча, үз сәламәтлегеңне һәм якыннарыңның сәламәтлеген сакларга кирәк. Вакцинация – бүгенге көндә иң акыллы карар. Бу авыруны булдырмау ысулы гына түгел, аны организм өчен минималь нәтиҗәләр белән үткәрү өчен дә кирәк», - дип билгеләп үтте Рамил Хәмидуллин.
21 көннән соң табиб вакцинаның икенче компонентын ясатачак.

