ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары районның сәнәгать секторы үсеше темпларын югары бәяләде
Сәнәгать
  • 17 Февраль 2026 - 22:46
  • Караулар: 141

РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Альберт Кәримов Түбән Камада узган республика ведомствосының йомгаклау коллегиясендә район үсешенең югары темпларын билгеләп үтте. Утырыш Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.

«Биредә урнашкан компанияләр көче белән Түбән Кама районының хәзер нинди темплар белән үсүен күрү сөендерә», - дип ассызыклады Альберт Кәримов. ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко Түбән Каманы эшләүче яшьләр өчен беренче Яңа ел чыршысын уздыру мәйданчыгы итеп сайлады. Инициатива сәнәгать өлкәсендә һөнәрләрнең абруен күтәрүгә юнәлдерелгән.

Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары да яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Инвестпроектларны уңышлы тормышка ашыру мисалы итеп «ТР сәнәгать кластеры» ассоциациясе идарәсе рәисе Сергей Майоров Түбән Каманың «Питон Кама» предприятиесен китерде, ул соңгы биш елда керемнәрен 14 мәртәбә арттырган.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^