Бүген 50 ләп кеше Әфган һәм Чечен сугышлары геройлары, махсус хәрби операциядә катнашучылар күмелгән урыннарны җыештыру һәм төзекләндерү буенча ел саен үткәрелә торган патриотик акциядә катнашты. Чараны Хәрби кардәшлек оештырды.
Акциягә яшьләр оешмалары, волонтерлар, идарәче компанияләр, шәһәр төзүче предприятиеләр хезмәткәрләре һәм башкалар кушылды. Зиратка кадәр бушлай автобусны муниципалитет бирде, ә кирәкле инвентарь белән Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин тәэмин итте, ул үзе дә өмәдә катнашты.
Битараф булмаган түбәнкамалылар, эш кораллары кулланып, зират территориясен тәртипкә китерделәр.

