ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама табиблары МХОда катнашучыларга гуманитар ярдәм тапшырды
Игелекле эшләр
  • 29 Июль 2025 - 11:16
  • Караулар: 221

Түбән Кама медицина учреждениеләре МХО катнашучыларына гуманитар ярдәм җыю өчен көчләрен берләштерде. Беренчел кирәк-яраклар, дару препаратлары һәм бәйләү материалларын үз эченә алган йөк алга таба медицина хезмәте хәрбиләренә китерү өчен волонтерларга тапшырылды.

Якын арада гуманитар конвой Ясиновая районындагы кыр госпитальләренә барып җитәчәк, анда Татарстаннан 20 дән артык медицина хезмәткәре хезмәт итә, шул исәптән Түбән Кама белгечләре дә. Алар хәрби хәрәкәтләр шартларында хәрби хезмәткәрләргә квалификацияле медицина ярдәме күрсәтә.

Түбән Кама муниципаль районы буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары Зилә Хисмәтова шәһәрнең барлык медицина оешмаларына ярдәм җыюда актив катнашулары һәм МХО зонасында булган сугышчыларга даими ярдәм күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^