СИБУРның «Яхшы эшләр формуласы» «Нижнекамскнефтехим» волонтерларының җиде игелекле проектын хуплады.
Социаль инвестицияләр программасы ярдәмендә Сибурның Түбән Кама предприятиесе хезмәткәрләре мөмкинлекләре чикле балаларга ярдәм күрсәтәчәк, әйләнә-тирә мохитне саклаячак, йортсыз хайваннарга ярдәм итәчәк һәм «Балкыш» социаль приютын тәмамлаучыларны киләчәк һөнәр сайлауга әзерләячәк. Нәкъ менә шушы проектлар ХІ грант конкурсында җиңде.
«СИБУР компаниясе хезмәткәрләренең XI волонтерлык проектлары конкурсында җиңүчеләргә шатмын. Узган ел «Яхшы эшләр формуласы» социаль инвестицияләр программасы ярдәмендә НКНХ волонтерлары компания хезмәткәрләре проектларында 100дән артык чара үткәргән, шәһәрнең 60тан артык оешмасы һәм учреждениесе, 5 000нән артык кеше катнашкан. 2023 елгы проектларны тормышка ашыруда ярдәм иткән, безнең чараларда катнашкан һәркемгә рәхмәт! Быел шәһәр халкын яңа һәм яраткан проектларда катнашырга чакырабыз»,- дип билгеләп үтте НКНХ волонтеры, Түбән Камада «Яхшы эшләр формуласы» программасы вәкиле Екатерина Сидорова.

