ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама районы халкы токмач һәм чәкчәк әзерләп фронтка җибәргән
Игелекле эшләр
  • 08 Ноябрь 2023 - 15:30
  • Караулар: 107

Түбән Кама муниципаль районы Түбән Уратма авылы халкы атнага ике тапкыр үз куллары белән ясалган продукцияне сугышчыларга җибәрә.

Авыл халкы 150ләп окоп шәмнәре ясап фронтка җибәргән. Эш дәвам итә һәм волонтерлар киләсе партияне әзерли.


Моннан тыш, авыл халкы даими рәвештә токмач һәм чәкчәк ясый. Алар күптән түгел 106 пакет токмач һәм 60 пакет чәкчәк әзерләп фронтка җибәргән. Моннан тыш, сугышчыларга 30 килограмм бал да җибәрелгән.


Түбән Уратма авыл җирлеге башлыгы Айрат Гарифуллин хатын-кызларның ел дәвамында солдатлар өчен җылы оекбашлар бәйләве турында әйтте. Шулай ук авылдан мобилизацияләнгән егетләргә пычкылар, чүкечләр, мотопычкы, насос һәм кадак суыргычлар җибәргәннәр.


Исегезгә төшерәбез, шәһәрдә биш пункт эшләп килә, анда теләгән һәркем ашамлыклар һәм товарлар, гигиена әйберләре, киемнәр һәм аяк киемнәре китерә ала. Түбәнкамалылар да   ярдәм итә ала.

Төп пунктлар Микрорайонның иҗтимагый үзәгендә (Химиклар проспекты, 72б) һәм Җәмәгать кабул итү бүлмәсендә (Студентлар урамы, 9) урнашкан. Шулай ук пунктлар Корабельная урамы, 20, 40 һәм Шинчылар проспекты, 25а адресы буенча урнашкан.

 



Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^