ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камадан Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә гуманитар йөк җибәрелде
Игелекле эшләр
  • 17 Август 2023 - 09:43
  • Караулар: 119

Түбән Камадан гуманитар йөкнең чираттагы партиясе Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә җибәрелде. Анда балалар ризыгы, киемнәр, аяк киемнәре, юрганнар һәм мохтаҗларга бүген кирәк булган барлык әйберләр бар.


Йөкне башта «Бердәм Россия»нең Казандагы региональ складына, ә аннары адресатларга илтәчәкләр.

Чираттагы гуманитар ярдәм җыюны партиянең Түбән Кама җирле бүлеге оештырды. Түбәнкамалылар җәмәгать кабул итү бүлмәсенә әйберләр һәм азык-төлек алып килделәр.


«Безнең эшнең иң мөһим юнәлешләреннән берсе - хәйриячелек. Без гуманитар ярдәм күрсәтү белән даими шөгыльләнәбез. Безнең белән бергә игелекле һәм кирәкле эшләр башкаручыларга рәхмәт», – диде башкарма секретарь Лариса Михайлова.


Ул шулай ук «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясен искә төшерде. Аз керемле гаиләләрнең балаларына, шул исәптән ДНРның һәм ЛНРның мәктәп укучыларына кирәкле булган   букчалар, әсбаплар һәм башка кирәк-яраклар Студентлар урамы, 9 адресы буенча кабул ителә: дүшәмбедән җомгага кадәр, 8:00 сәгатьтән алып 17:00 сәгатькә кадәр.

 



Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^