ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе уза
Игелекле эшләр
  • 20 Июль 2023 - 15:30
  • Караулар: 100

Түбән Камада «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» республика хәйрия акциясе старт алды.

Ул аз керемле һәм күп балалы гаиләләргә, тәрбиягә алынган һәм сәламәт мөмкинлекләре чикләнгән балаларга адреслы социаль ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән. Быел махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына һәм яңа төбәкләрдән килгән балаларга аерым игътибар биреләчәк.

Акция Республика советы һәм «Бердәм Россия» партиясе инициативасы буенча җитәкчеләр, депутатлар, эшмәкәрләр, хәйриячеләр һәм барлык битараф булмаган гражданнар катнашында уза.

Балаларга һәркем ярдәм итә ала. Мәктәп кирәк-яраклары, уку-язу әсбаплары, рюкзаклар дүшәмбедән җомгага кадәр, 8:00 сәгатьтән 17:00 сәгать аралыгында Студентлар урамы, 9 адресы буенча кабул ителә. Белешмәләр өчен телефон: 41-71-95.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^