ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камадан Рубежное һәм Лисичанск шәһәрләренә гуманитар йөк килде
Игелекле эшләр
  • 17 Июль 2023 - 11:45
  • Караулар: 128

Түбән Камадан Рубежное һәм Лисичанск шәһәрләренә балалар азыгы,  китаплар, спорт инвентаре, уеннар, коляскалар һәм азык-төлек - чираттагы гуманитар йөк партиясе килде.

Гуманитар ярдәмне Лариса Нуриева җитәкчелегендәге «Вместе мы можем больше» волонтерлык хәрәкәте активистлары һәм Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил ярдәмчесе Чулпан Ульданова оештырды.


Волонтерлар азат ителгән Рубежное шәһәренә балалар ризыгы, памперслар һәм коляскалар алып килде. Моннан тыш, җирле халыкка азык-төлек, спорт инвентары һәм мәктәп укучылары өчен уеннар тапшырдылар.

Түбәнкамалылар Рубежное шәһәреннән Лисичанскка китте. Лариса Нуриева 4нче мәктәп директорына китаплар тапшырды. Мәктәп китапханәсе фонды рус классиклары әсәрләре, шулай ук балалар әдәбияты белән тулыландырылды.


«Китаплар - чыннан да, бик кыйммәтле бүләк. Бу - безнең балаларга иң кирәклесе», - диде Лисичанск мәктәбе директоры.



Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^