ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбәнкамалылар Лисичанск халкына ярдәм итүне дәвам итә
Игелекле эшләр
  • 16 Март 2023 - 12:27
  • Караулар: 138

Бүген Түбән Камадан Лисичанскига һәм аның тирәсендәге шәһәрләргә, поселокларга һәм авылларга, шулай ук хәрби бүлекчәгә гуманитар йөк җибәрелде.

«Кондитер эшләнмәләр, төзелеш материаллары, медикаментлар һәм киемнәр җыйдык: бүгенге көндә файдалы булырга мөмкин булганның барысын да», - ди 6, 7 һәм 8 микрорайоннарның ТҖҮС рәисе Лариса Орлова.


Аның сүзләренчә, битараф булмаган түбәнкамалылар  әйберләр, медикаментлар, азык-төлек китерә. Аларны хәзерге вакытта кирәкле әйберләр белән уртаклашу теләге берләштерә. Шулай ук эшмәкәрләр дә ярдәм итә. Алар нигездә тәм-томнар, тәмәке, киемнәр һәм төзелеш кораллары китерә. «Бер гаилә бишек алып килде. Ул бик яхшы хәлдә. Ул Лисичанскида кемгәдер кирәк булыр, дип өметләнәбез», - диде Лариса Орлова.


Моннан тыш, Татарстан Республикасы шефлык иткән шәһәр халкына портатив газ плитәләре, мич-буржуйкалар, инструментлар, инвалидлар өчен коляскалар җибәрелде.


Бүген гуманитар ярдәм Химиклар проспектындагы 72 нче Б йорттагы микрорайонның иҗтимагый үзәгеннән һәм Студентлар урамындагы 9 нчы йорттагы «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлегеннән алынды. Гомуми авырлыгы өч тонна булган йөкне «ГАЗель»гә урнаштырдылар.

«Предприятиеләргә, битараф булмаган түбәнкамалыларга рәхмәт, – диде партиянең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Лариса Михайлова. - Без бергәләп бердәм эш эшлибез».


Исегезгә төшерәбез, Түбән Камада гуманитар ярдәм кабул итү өчен 13 мобиль пункт ачылды. Шулай ук добро-н.к.рф  волонтерлык хәрәкәтенең рәсми сайты да эшли.



Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^