Түбән Камада яшәүче Аркадий Спиридонович һәм Анна Степановна Николаевлар бергә 70 ел тормыш итүләрен билгеләп үттеләр.
Алар балачактан таныш. Бер мәктәптә укыганнар, яшьли дус булганнар. 1944 елда 17 яшьлек Аркадийны Кавказга хәрби чакырылышка озаталар. Кире әйләнеп кайткач, алар очрашып йөри башлый, бер-берсенә хисләре тагын да көчәя төшә һәм 1951 елда гаилә корырга булалар.
.jpg)
Николаевлар 3 бала үстергәннәр. Хәзер әби-бабайны 8 онык һәм 16 оныкчык сөендерә.
Гаилә парына «Татарстан АССР төзелүгә 100 ел» истәлек билгесе тапшырылды. Алар ГХАТ идарәсенең Мактау китабына үз имзаларын куйдылар.

Туйларның атамаларына килгәндә, 70 ел бергә гомер итү - куанычлы туй, 60 ел - бриллиант туй. 75 ел - таҗлы туй, 80 ел - имән, 90 ел - гранит, 100 ел - кызыл туй.