ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада транспорт реформасын хәл итүгә керешәчәкләр
Айдар Метшин
  • 11 Гыйнвар 2021 - 14:09
  • Караулар: 136
Агымдагы елның төп бурычларыннан берсе – транспорт реформасын хәл итү. Бу хакта җитәкчеләр киңәшмәсендә Түбән Кама мэры Айдар Метшин хәбәр итте.

Шәһәр мэры сүзләренә караганда, реформа этаплап хәл ителәчәк,  беренче нәтиҗәләр алдагы өч айда сизелергә тиеш.  Айдар Метшин әйтеп узганча,  Санкт-Петербург транспорт инфраструктурасының территориаль үсеше фәнни-тикшеренү һәм проект институты белгечләре тарафыннан вахта һәм шәһәр маршрутларын  бердәм муниципаль челтәргә берләштерү варианты тәкъдим ителгән иде.

«Без бу проект өстендә сәнәгать предприятиеләре белән тыгыз хезмәттәшлектә эшләдек, - дип өстәде шәһәр мэры. – Безнең бурыч -  җәмәгать транспортының сыйфатлы һәм куркынычсыз эшен тәэмин итү һәм без бу бурычны хәл итәчәкбез".

Исегезгә төшерик, узган шимбә, 9 гыйнварда, Түбән Камага эш визиты белән ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов килгән иде.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^