Айдар Метшин бүген «Безнең ишегалды» проекты буенча Түбән Камада эш барышын тикшерде. Түбән Кама мэры шәһәр үзәгендә дә, Төзүчеләр бистәсендә дә булды.
Исегезгә төшерик, быел республика программасының беренче этабы кысаларында Түбән Кама муниципаль районында 67 ишегалды тәртипкә китереләчәк. Бу сезонда төп игътибар юлларны киңәйтүгә, машина кую урыннары, каты көнкүреш калдыклары мәйданчыклары булдыруга, шулай ук эскәмияләр, чүп савытлары куюга, яктырту эшләре башкаруга бирелде.

Айдар Метшин берничә ишегалды территориясендә булды. "67 ишегалдында да булачакбыз", - дип билгеләп үтте Түбән Кама мэры һәм эшләрне максималь дәрәҗәдә җаваплы башкарырга кирәклеген өстәде. "Без бер тапкыр эшлибез, монда "кергәнбез " икән, барысын да колачларга, барысын да исәпкә алырга кирәк, - дигән бурыч куйды Айдар Метшин. - Бу төзекләндерү нәтиҗәләре озак елларга җитәчәк".

Түбән Кама мэры шулай ук күпкатлы йортларда яшәүчеләрне дә бу эшкә җәлеп итәргә чакырды: әйтик, чәчәкләр утыртуда. Түбән Камада Игелекле күршелек елында бергәләп, матур эшләр башкарырга ашыгыйк.