ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада балалар бакчаларын тикшерәләр
Балалар
  • 02 Август 2023 - 16:15
  • Караулар: 106

Түбән Камада балалар бакчаларын тикшерә  башладылар. Махсус комиссия яңа уку елына әзерлекне берничә пункт буенча өйрәнә.

Белгечләр видеокүзәтү системасының эшен, ашыгыч хезмәтләрнең телефоннары булуын карый һәм видеокүзәтү камераларыннан алынган язмаларның архивын тикшерә.

«Ел дәвамында планлы контроль булды, күзәтчелек органнарының үз контроль программасы бар. Без шулай ук ата-аналарның шикаятьләре һәм мөрәҗәгатьләре буенча планлы һәм оператив контроль белән чыгабыз. Соңгы өч ел эчендә шикаятьләр саны шактый кимеде», - диде Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты мәктәпкәчә белем бирү идарәсе башлыгы Светлана Андрианова.

Комиссия балалар бакчаларын 10 августка кадәр тикшерәчәк. Биш көн буена шәһәр балалар бакчаларын карап чыгачаклар:   алар Түбән Камада – 73, тагын 3 көн - Түбән Кама районы учреждениеләрен. Мәктәпкәчә белем бирү идарәсе башлыгы әйтүенчә, ел саен кимчелекләрне тиз арада бетерәләр, чөнки иң мөһиме:  балаларның тормышы һәм сәламәтлеге.

 

НТР материаллары буенча.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^