ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада бала туу турында меңенче язма теркәлде
Балалар
  • 15 Июнь 2023 - 09:15
  • Караулар: 178

Кичә Түбән Камада бала туу турында 1000 нче акт теркәлде. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе хәбәр итә.

Рамил һәм Гөлнара Гайфуллиннар гаиләсендә шатлыклы вакыйга булды. Бәхетле ата-ана яңа туган кызларына Алина исеме куштылар.

Ата-ана Россия Федерациясе Дәүләт хезмәтләре порталында «Бала тууы» суперсервисын кулланып, тууны электрон рәвештә теркәүне сайлаганнар. Бу исә дәүләт хезмәтләренең шәхси кабинетында да, кәгазь форматта да юридик яктан әһәмиятле документны җиңел һәм тиз алырга мөмкинлек бирә.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^