Түбән Кама мәктәпкәчә яшьтәге балалары «Үлемсез полк» патриотик акциясенә кушылды.
9 Май бәйрәме алдыннан «Үлемсез полк» акциясе эстафетасына 84 нче, 86 нчы, 87 нче һәм 88 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр кушылды. Балалар һәм хезмәткәрләр 88 нче балалар бакчасы территориясендә колонна белән үзләренең батыр туганнарының портретларын күтәреп йөрделәр.
«Кечкенәдән алып олысына кадәр Бөек Ватан сугышы, Ватанны азат итүчеләр, дошманга каршы көрәштә үз гомерләрен кызганмаганнар: ветераннар, фронтовиклар, тыл хезмәтчәннәре, өлкәннәр, яшьләр, балалар турында истәлекләрне сакларга тиеш», – дип яза Вконтактедагы сәхифәсендә Түбән Кама муниципаль районы Мәктәпкәчә белем бирү идарәсе башлыгы Светлана Андрианова.

