ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада онкологик авырулы балалар өчен хәйрия фонды очрашу уздырды
Балалар
  • 16 Февраль 2023 - 17:28
  • Караулар: 134

«Мин тормышны сайлыйм!» - шундый шигарь астында Түбән Кама онкологик авырулы балалар өчен «Нефть» комплексында чара узды.

Очрашу ел саен Халыкара яман шеш авырулы балалар көнендә үткәрелә. Аны «Бердәмлек көче» Хәйрия фонды оештыра һәм Түбән Кама эшмәкәрләре Илнар Сираев һәм Руслан Шурпаев зур ярдәм күрсәтә. « Бу безнең барыбыз өчен дә авыр көн, әмма ул безнең бер - беребезгә ничек ярдәм итәргә әзер булуыбызны күрсәтә», - диде фонд рәисе Эльвира Шәйдуллина.

Хәзерге вакытта фондта 45 бала тора, алар көн саен авыр чир белән көрәшә һәм табибларның, ата-аналарның  һәм якыннарының ярдәме белән авыруны  җиңү өчен көрәшәләр.

«Сезнең балагызда яман шеш. Бу сүзләр тормышыңны «элек» һәм «соңыннан»га  аера.   Гаилә  әгъзаларының   яшәеше тулысынча үзгәрә.  Калган  проблемалар мөһим түгел. Бу вакытта уртак максат – якын кешене коткару. Ата-аналар һәм табиблар кечкенә, кыю пациентларга булышырга тиеш. Ләкин табибларга һәм үз-үзеңә ышану могҗиза  тудыра. Мин үземне һәрвакыт көчле кеше дип саный идем, ләкин улыма бу куркыныч диагнозны  куйгач, җир аяк астыннан китте. Мин берни дә аңламадым, шок кичердем. Мондый вакытта иң мөһиме - балага үз хәлеңне күрсәтмәү. Мин тыныч  булырга тырыштым һәм тирә-яктагы кешеләр аптырашта калды. Ә ничек  башкача? Әгәр дә ул сезнең хәлегезне сизсә, бала белән нәрсә булыр. Син еларсың, аннары ул да елаячак.  Мондый вакытта таныш булмаган кешеләр сиңа ярдәм итүе икеләтә сөендерә», - диде Гордейның әнисе Людмила.

   Яшь түбәнкамалылар һәм аларның әти-әниләре өчен аниматорлар, «Destiny» скрипка дуэты, Радик Зәйнуллов һәм Алинә Плеханова чыгыш ясады. Алар балаларга иң яхшы дару - яхшы кәеф һәм елмаю бүләк итте. «Энергизерлар» һәм «Girls band» коллективларында онкология авырулы балалар үзләре катнаша. Үзләренең бию номерлары белән авыруның яңа мавыгуларга һәм тормыш шатлыкларына киртә булмавын күрсәттеләр.

Бу көнне Түбән Кама Мэры Рамил Муллин да балалар белән очрашты. «Минем авырлыклар алдында куркып калмаган әниләргә һәм әтиләргә бик зур рәхмәт әйтәсем килә. Сез яктылык өләшәсез. Мин балаларга бик рәхмәтле, чөнки алар тормышны кадерләргә өйрәтә. Яңа көнгә бергәләп шатланасыз. Сез зур гаилә буларак һәрвакыт бер-берегезгә булышасыз һәм һәркем өчен борчыласыз. Сезнең көчегез - бердәм булуда. Авырлыклар булу - булмауга карамастан, сезнең һәр көнегез шатлык белән узсын иде», - диде ул.

Бәйрәм бергәләп чәй эчү белән тәмамланды.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^