ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ

Ватанны саклаучылар көне белән котлау

Хөрмәтле Ватанны саклаучылар!
Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы, Кораллы Көчләр ветераннары,
сугышчы-интернационалистлар, булачак сакчылар!


Ватанны саклаучылар көне уңаеннан ихлас котлауларны кабул итегез!
Бу бәйрәм батырлык, намус һәм бурычка тугрылык символы булып тора, чор һәм буыннар бәйләнешен чагылдыра.

Без Бөек Ватан сугышы елларында бабаларыбыз батырлыгына хөрмәт белән карыйбыз. Кадерле ветераннар, 75 ел элек сез яулап алган Җиңү безнең һәркайсыбыз өчен зур кыйммәткә ия. Без сезнең белән горурланабыз! Сезнең фидакарьлегегез, ихтыяр көчегез, дошман алдында баш имәвегез - Ватанга тугрылыкның мәңгелек үрнәге.

Бу көнне без локаль сугыш һәм хәрби конфликтлар ветераннарына, бүгенге көндә хәрби кизүдә торучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерәбез.
Түбән Камада Ватанны саклаучыларга лаеклы алмаш үсеп килә, алар - яшь армиячеләр, эзтабарлар, студентлар һәм актив тормыш позициясе булган мәктәп укучылары. Яшьләрне хәрби-патриотик рухта тәрбияләүгә зур өлеш керткән барлык педагогларга, остазларга, кадерле ветераннарыбызга чын күңелдән рәхмәт белдерәм.

Үз илеңне кулыңа корал тотып кына түгел, башкача да сакларга була. Көчле җенес вәкилләренең төп бурычы һәм намус эше - үз туганнары һәм якыннары өчен терәк булу, бу хакта һәрчак истә тоту. 23 февраль бөтенхалык бәйрәменә, кыю һәм көчле рухлы кешеләр көненә әверелә бара.

Кадерле түбәнкамалылар, бу бәйрәм көнендә сезгә чын күңелдән игелек һәм тынычлык, җылылык һәм уңайлылык, нык сәламәтлек, бәхет һәм күңел тынычлыгы телим!

Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы,
Түбән Кама Мэры
Айдар Метшин

Дата изменения: 01.10.2020 10:05:11
Количество показов: 785

Возврат к списку

x^