Закрыть
-
Муниципаль район
-
Шәһәрдәшләргә
Хөрмәтле Түбән Кама нефть химиясе комплексы хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне чын күңелдән Химиклар көне белән котлыйм!
Бу бәйрәм түбәнкамалылар өчен аеруча үзенчәлекле. Шәһәребез тарихы Түбән Кама җирендә зур нефть химиясе предприятиеләре төзелү һәм аларның үсешенә бәйле рәвештә башланып китә.
Бүген безнең "Түбән Кама Нефтехим", "Түбән Кама шин", "ТАНЕКО","ТАИФ-НК" предприятиеләре – Татарстан нефть химиясе комплексының төп предприятиеләре, Түбән Кама территориясе Татарстан Республикасы икътисады өчен генә түгел, бөтен ил икътисады өчен дә мөһим роль уйный.
Безнең предприятиеләрнең төп байлыгы - кешеләр - үзләренең көндәлек хезмәтләре белән өзлексез эш алып баручы нефтехимикларның күпмеңлек армиясе. Сезнең һәркайсыгызга көндәлек намуслы һәм сыйфатлы хезмәтегез, Татарстан Республикасының нефть химиясе һәм нефть эшкәртү башкаласы булган Түбән Кама үсешенә керткән өлешегез өчен рәхмәтемне белдерәм.
Аерым рәхмәт сүзләремне ветераннарыбызга җиткерәм. Фидакарь хезмәтегез, һөнәрегезгә тугры булуыгыз өчен, безгә бүләк иткән шәһәребез өчен зур рәхмәт сезгә.
Безнең шәһәр булдыручы предприятиеләр һәрвакыт югары социаль җаваплылыклары белән аерылып торды: сез, беренчеләрдән булып, мохтаҗ кешеләргә ярдәмгә киләсез, сезнең белән бергәләп, без шәһәребезне тагын да матуррак, уңайлырак һәм күркәмрәк итү өчен тырышабыз.
Менә хәзер дә, бөтен дөнья, без - түбәнкамалылар, пандемия белән көрәшне дәвам иткән чорда, безнең нефтехимикларыбыз алдынгы табибларга, волонтерларга, авыр тормыш хәлендә калган шәһәр һәм район халкына ярдәмгә киләләр.
Игелекле гамәлләрегез, ярдәмегез өчен зур рәхмәтемне белдерәм. Шул ук вакытта предприятиеләрнең, бизнесның да күп кыенлыклар кичерүен аңлыйм, әмма сез авырлыкларны җиңеп кенә калмыйча, бу хәлдән мөстәкыйль чыга алмаучыларга да ярдәм кулы сузасыз. Нефтехимикларыбызның шундый куәтле һәм көчле армиясе булганга, без, элеккечә үк, алга ышаныч белән карый, киләчәк турында уйлый, колачлы уртак социаль проектларны гамәлгә ашыра алабыз.
Хөрмәтле нефтехимиклар!
Сезгә һәм гаиләләрегезгә нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, ә безнең предприятиеләргә - яңа хезмәт уңышлары һәм казанышлар телим!
Һөнәри бәйрәмегез белән сезне, кадерле дуслар, Химиклар көне белән!
Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы,
Түбән Кама Мэры
Айдар Метшин