Кадерле түбәнкамалылар!
Сезне чын күңелдән иң яраткан милли бәйрәмебез – Сабан туе уңаеннан котлыйм!
Әлеге бәйрәм, күп гасырлар элек сабан бәйрәме буларак барлыкка килеп, безнең өчен көтеп алынган вакыйга булып торды һәм шулай кала бирә. Чәчү эшләре төгәлләнгәч, без, күркәм гадәт буенча, киләчәк уңыш өчен ныклы нигез булдырган һәм җирлегебез үсеше өчен үзеннән зур өлеш керткән авыл хезмәтчәннәренең эш нәтиҗәләрен билгеләп үтәбез.
Түбән Кама Сабан туе бер генә халыкның бәйрәме булу чикләреннән узып, бүгенге көндә җирлегебездә яшәүче халыклар - 50 милләт вәкиле берлегенең зур фестивале булып тора. Бу – безнең иң кадерле казанышыбыз һәм без аны, һичшиксез, саклап калырга, алга таба да дәвам итәргә тиешбез!
Сабан туе һәрберебезгә яңа көч һәм киләчәк көннәргә ышаныч китерсен, Түбән Кама районының чәчәк атуы өчен күркәм эшләр һәм башлангычларга рухландырсын. Бәйрәм көнендә һәрберебезнең кәефе күтәренке, күңеле көр булсын! Чын күңелемнән барлык түбәнкамалыларга нык сәламәтлек, бәхет, иминлек телим!
Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы,
Түбән Кама Мэры
Айдар Метшин
Дата изменения: 19.06.2018 07:57:23
Количество показов: 3183