ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ

Мәдәният хезмәткәрләре көне белән котлау

Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре һәм сәнгать эшлеклеләре, әлеге тармак ветераннары!


Сезне йөрәктәге иң җылы хисләр аша һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм! Яз фасылы әйләнә-тирә дөньяны ничек үзгәртсә, мәдәният тә кешене нәкъ шулай ук рухландыра, аның күңелендәге иң яхшы сыйфатларны һәм иҗади мөмкинлекләрне уята. Нәкъ менә сезнең күп көч таләп итүче көндәлек хезмәтегез рухият, әхлакый хакыйкать һәм матурлык башлангычын саклап калуда ярдәм итә.

Башкалар ял иткән вакытта, сез хезмәт куясыз, күңел җылыгызны кызганмыйча, халыкка бүләк итәсез, матурлык дөньясына алып керәсез. Күзгә күренми һәм тоемлау да мөмкин булмаган ниндидер көч аша әлеге хезмәт милләтләр берлеген тәэмин итә, шул ук вакытта шәхси үзенчәлекләрне саклап калуга да булыша, безне үзенә бер төрле итә. Иҗатыгыз һәм эшсөючәнлегегез нәтиҗәсендә, Түбән Кама муниципаль районы мәдәнияте үз үсешендә шактый зур казанышлары белән аерылып тора. Сезнең ярдәмегез аша безнең хәтерләрдә шәһәр тарихының онытылмаслык иң якты вакыйгасы булып калган Түбән Каманың былтыргы юбилей елы да - моның ачык дәлиле.

Күпкырлы талантыгыз, тырыш хезмәтегез һәм рухи юмартлыгыгыз өчен сезгә ихлас күңелдән рәхмәтемне белдерәм. Сезгә сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, илһам, үз көчегезгә һәм киләчәккә ышаныч телим. Алга таба да сезнең хезмәтегез, талантыгыз һәм осталыгыгыз түбәнкамалылар күңелендә бары тик кайнар хисләр генә уятыр дип ышанам!

Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы,
Түбән Кама Мэры
Айдар Метшин


Дата изменения: 04.08.2017 17:23:28
Количество показов: 5343

Возврат к списку

x^