ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ

Иҗтимагый-икътисади үсеш нәтиҗәләре

Демографик күрсәткечләр. 2010 нчы елгы Бөтенроссия халык санын алу нәтиҗәләре буенча 2011 нче елның башына Түбән Кама муниципаль районында 272 023 кеше яши. Хатын-кызлар саны 143 216 кеше (52,6%), ир-атлар – 128 807 кеше (47,4%). Эшләргә яраклы яшьтән кечерәк халыкның өлеше гомуми халык санының 17,8%, эшләргә яраклы яшьтәге халыкның – 61,1%, ул яшьне узган халыкның өлеше – 21,1%. Түбән Кама шәһәрендә 234 163 кеше яши, гражданнарның урта яше 36 яшь. Муниципаль районда яшәүчеләрнең урта яше – 36,7 яшь.

Халыкның эш белән тәэмин ителеше. Түбән Кама шәһәре һәм районы буенча 01.01.2012 нче елда эшсезлек дәрәҗәсе: халыкның икътисади актив өлешенең 1,62%ын тәшкил итте. 2011 нче ел белән чагыштырганда эшсезләр саны 415 кешегә кимеде. 2011 нче елда эш белән тәэмин итү органнарына барлыгы 15842 кеше мөрәҗәгать итте, шулардан 10027 кеше эшкә урнашуда ярдәм сорап килде. 5264 кеше эшкә урнаштырылган, ягъни мөрәҗәгать иткән кешеләрнең саныннан эшкә урнашкан кешеләрнең саны 52,5% тәшкил итте.

Татарстан Республикасында 2011 нче елның декабрендә кулланучы бюджетының минималь бәясе 9150 сумны тәшкил итте.

2011 нче елда Татарстан Республикасында кулланучы кәрзиненә кергән ашамлыклар җыелмасының минималь бәясе 2444,11 сум тәшкил итә.

2011 нче елда Түбән Кама муниципаль районында кулланучы бюджетының минималь бәясе 8462 сум, ә яшәү өчен кирәк минимумның суммасы 4993 сум.

Зур һәм уртача предприятиеләрнең эшчеләренә күчерелгән айлык уртача эш хаклары муниципаль район буенча 2011 нче елга 21 522,8 сум булды һәм узган ел белән чагыштырганда 12,8%ка күтәрелде. Шулай ук шәһәрдә айлык уртача эш хакы 12,9%ка, районда 4,8%ка күтәрелде.

Эшкә яраклы кешеләрнең саны 179 200. Район икътисадында 138 500 кеше эшли һәм алар ресурсларның 77,3% тәшкил итә. Зур һәм уртача предприятиеләрдә һәм оешмаларда эшләрнең барлык төрләрендә 90 532 кеше хезмәт күрсәтә, шуларның   40 664 сәнәгатьтә, 6 285 кеше төзелештә эшли. 

Пенсиянең уртача күләме 8626,00 сум. Россия Федерациясе Пенсия фонды идарәсендә 31.12.2011 нче елга Түбән Кама шәһәре һәм районында 69448 пенсионер исәпләнә. Бер ел эчендә аларның саны 1926га артты. Эшләүче пенсионерлар саны ел нәтиҗәләренә караганда 29 мең кеше. 2011 нче ел эчендә 5548 кешегә пенсия куелган, шуларның 3375 – картлык буенча, 698 – инвалидлык буенча.

Оешмаларның кулланылышы. 2011 нче елда шәһәр һәм район предприятиеләрендә 346 млрд. сумлык товарлы  продукция җитештерелгән, хезмәт күрсәтелгән. Җитештерелгән продукциянең һәм хезмәтнең 93,5% сәнәгый предприятиеләрдән, 2,3% - төзелеш оешмаларыннан, 1,8% - транспорт предприятиеләреннән чыккан.

Эшкәртүне җитештерү, электроэнергияне, газны, суны җитештерү һәм тарату. 2011 нче елда чыгарылган җитештерүнең, сәнәгый предприятиеләрнең үз көчләре белән эшләнгән эшләре һәм күрсәтелгән хезмәтләренең күләме 324 млрд. сум тәшкил итә. Икътисади эшчәнлек буенча җитештерелгән продукциянең күләме эшкәртүче производствода – 305,0 млрд. сум, электроэнергия, газ, су җитештерү һәм таратуда  10,0 млрд. сум тәшкил итте. 

Сәнәгый җитештерүнең индексы – 2010 нчы елның дәрәҗәсенә 106,8%.

Бюджет. 2012 нче елның 1 гыйнварына налог учетында 2 860 юридик зат, 36 банк, 30 иминлек тәэмин итү компанияләре һәм 7251 индивидуаль эшмәкәр  тора.

2011 нче ел эчендә Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәтенең 11 нче районара инспекциясе бюджетына салымнардан һәм җыелмалардан 9526,7 млн. сум күчерелде, шулай ук Россия Федерациясе бюджетына 3430,2 млн. сум, Татарстан Республикасы бюджетына 4064,4 млн. сум, җирле бюджетка 2026,5 млн.сум күчте.

Төзелеш эшчәнлеге. Түбән Кама муниципаль районында 2011 нче ел эчендә Росстат мәгълүматларына караганда төзү-монтаж эшләре 18,0 миллиардлык, 2010 нчы елда 16,4 млрд. сумлык эшләр башкарылды. Төзү-монтаж эшләрен башкару 10,9%ка үсте. 2011 нче елда 123,8 мең кв.м. торак йортлар тапшырылды (201 елда – 130,5 мең кв.м), шулай ук социаль ипотека программасы буенча 19,4 мең кв.м., индивидуаль йортлар төзелеше – 33,0 мең кв.м., коммерцияле төзелеш – 71,4 мең кв.м. 2011 нче елда куллануга тапшырылган торак йортлар белән исәпләгәндә, яшәү урыны белән тәэмин ителгәнлек дәрәҗәсе бер кешегә 22,0 мең кв.м. тәшкил итте.

Оешмаларның һәм предприятиеләрнең төп капиталларына инвестицияләр.

Түбән Кама муниципаль район предприятиеләренең төп капиталларына төрле финанслау чыганаклары исәбенә инвестицияләр күләме соңгы елларда бик нык үсте һәм ел нәтиҗәләре буенча 67 млрд. сум булды. 2011 нче елда инвестицияләр структурасында инвестицияләрнең төп өлеше төзелешкә, сәнәгый объектларын модернизацияләүгә һәм реконструкцияләүгә юнәлтелгән.

Инвестицияләү эшчәнлеге лидерлары “Нефтехим”, “ТАИФ-НК”, “ТАНЕКО”, “Татнефть” ачык акционерлык җәмгыятьләре.

“ТАНЕКО” ачык акционерлык җәмгыяте.

Россия Федерациясе Энергия министрлыгы карары белән Түбән Камадагы нефть эшкәртүче һәм нефтехимия заводлары комплексы “ТАНЕКО” ачык акционерлык җәмгыяте 2011 нче елның 29 нчы ноябрендә Россиянең эшләүче предприятиеләре арасына кертелде һәм “Нефть эшкәртүче заводының статусы” графасындагы “төзелә” сүзе “куллануга кертелде” сүзтезмәсенә алышынды. Монда чистартылмаган бензин, техник максатлар өчен керосин, мич ягулыгы, мазут эшләп чыгарыла. Проект тормышка ашырылган саен предприятие нефть эшкәртүче 18 төрле продукция – Европа сыйфатындагы (Евро-5) мотор ягулыкларыннан алып нефтехимия продукциясен чыгару өчен күптөрле чимал компонентларына кадәр җитештерәчәк. Төзелә башлаганнан бирле Комплексны финанслау 214,7 млрд. сум акча тәшкил итте, тотылганы – 152,9 млрд. сум.

Транспорт. 2011 нче елда транспорт предприятиеләре белән район һәм шәһәр буенча пассажирлар ташу өчен 26,7млн сумлык 22 контракт һәм килешү төзелде. Закон буенча 15 нче декабрьдән кешеләрне һәм багажны ташу өчен җиңел автомобильле таксиларга рөхсәт язуы бирелә башлады. 2012 нче елның 1 нче гыйнварына 600дән артык гариза кабул ителде.

Шәһәрдәге зур һәм уртача зурлыктагы предприятиеләрнең 2012 нче елның 1 гыйнварына икътисади хәлләре.

Нефтехим” ачык акционерлык җәмгыяте: 2011 нче ел эчендә акционерлык җәмгыяте чыгарган продукциянең күләме 120 млрд. сум тәшкил итте яки 2010 нчы елның шул ук дәрәҗәсенә 128,7%, сәнәгый җитештерүнең индексы – 107,6%.

2011 нче елда 741 мең пластикның бөтен төре җитештерелде.

«Шина ачык акционерлык җәмгыяте. Предприятие 2011 елда 12,5 млн данә шина, покрышка һәм резин камералары чыгарган, 2010 ел белән чагыштырганда җитештерү 12,9% үсте, предприятиенең үзе җитештергән продукциясе, хезмәте 39 млрд артык сумга сатылган. Сәнәгый җитештерүнең индексы 109,2%.

“Техуглерод” ачык акционерлык җәмгыяте. 2011 елның планы буенча тех. углеродның җитештерелүе 117,610 мең тонн, 114, 861 мең тонн продукция чыгарылган, бу 97,69%. 2010 ел белән чагыштырганда сатулардан булган керемнәр күбрәк 2010 ел белен чагыштырганда сатулардан булган керемнәр 541 350 мең сумга күтәрелде, баланс валютасы 249 796 мең сумга күтәрелде, бу 2010 ел белән чагыштырганда 21% күбрәк .

2011 нче елда “ТАИФ-НК” ачык акционерлык җәмгыяте 123,9 млрд-тан артык сумлык булган продукция чыгарды, моның белән бер рәттән сәнәгый җитештерүнең индексы 102,6% тәшкил итте. 1910 мең тонн дизель ягулыгы, 1266 мең тонн чистартылмаган бензин, 583 мең тонн автомобиль бензины җитештерелде. ЕВРО-4 стандартындагы югары октанлы бензиннарның булдырылуы өлеше 98,7% булды.

Түбән Кама шәһәре ТЭЦы кулланучыларга 5,3 млрд кВтч электроэнергия, 15,8 млн Гкал җылылык энергиясе җитештерде. Сәнәгый җитештерүнең индексы 112,6% тәшкил итте.

Җаваплылыгы чикләнгән “Камэнергостройпром” җәмгыяте. 2011 елда предприятие үзе җитештергән 1,5 млрд. сумлык товар чыгарды, сәнәгый җитештерүнең индексы 116,0% тәшкил итте.

 
x^