14 мартта шәһәрдә беренче язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре ачылачак. Төп мәйданчык Көньяк урамындагы «Магнит» сәүдә үзәге янындагы территория булачак.
Кунакларны бәйрәм программасы, эчемлекләр һәм пенсионерлар өчен махсус ташламалар көтә. Ярминкә һәр шимбәдә 8:00 дән 14:00 гә кадәр эшләячәк.
Гадәттәгечә авыл хуҗалыгы ярминкәләре «Комета» базарларында һәм «Олимпия» боз сарае мәйданчыгында (Кама Аланы) җәелдереләчәк, анда шәһәрлеләрне шимбә һәм якшәмбе көннәрендә көтәчәкләр.

