12 һәм 13 март көннәрендә «Адымнар - Түбән Кама» гимназиясендә «Алдынгылар академиясе» проектының зона этабы булып узды. Беренче көн Түбән Кама районы активистларына багышланды. Икенче көнне Татарстанның тагын ун районы вәкилләре җыелды.
ТР Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илдар Рамазанов балаларны сәламләде: «Алдынгылар хәрәкәте» бүлегенә әлеге мөһим чараны үткәрү урыны итеп Түбән Каманы сайлаганнары өчен рәхмәт. Сез - республикабызның бүгенгесен һәм киләчәген билгеләүче актив яшьләр. Сезнең активлыгыгыз янәшәдәге кешеләрне дә энергия белән тулыландыра!»
Яшүсмерләр өчен программа бай һәм файдалы булды. Катнашучыларга шәхес сыйфатларын үстерү буенча мастер-класслар әзерләнгән иде — балалар үз сәләтләрен ачу һәм коллективта эшләргә өйрәнү өчен кызыксыну буенча командаларга бүленде.

