Закрыть
-
Муниципаль район
-
Шәһәрдәшләргә
Баһаветдинова Т.А. 1948 елның 25 сентябрендә ТАССРның Балык Бистәсе районы Алан-Полян авылында туа. Туган авылында башлангыч мәктәпне тәмамлаганнан соң, Шәмәрбаш урта мәктәбендә белем ала.
Совет сәүдәсенең Әлмәт техникумын (1974 - 1976), Марксизм – ленинизм университетын (1978 – 1980), Плеханов исемендәге Мәскәү халык хуҗалыгы институтын (1981 – 1986), Реаль Икътисад Халыкара Академиясен (2001) тәмамлый.
Хезмәт юлын 1963 елдан башлап җибәрә. 50 ел буена сәүдә өлкәсендә эшли. 1992 елның март аенда аңа зыянга эшләүче Түбән Кама колхоз базарын җитәкләүне йөклиләр, “Базар комплексы” ҖЧҖ исеме алган әлеге комплексны ул алдынгылар сафына чыгара. Бүгенге көндә ул “Базар комплексы” ҖЧҖ һәм “Аметист” ҖЧҖ предприятиеләрен берләштереп, шулар белән җитәкчелек итә. Күпләп һәм ваклап сату комплексы халыкка һәм эшмәкәрләргә хезмәт күрсәтә, халык хуҗалыгы товарларын һәм авыл хуҗалыгы продукциясен сатуда колхоз-совхозларга ярдәм итә.
Һөнәри осталыгыннан тыш, Тамара Алексеевна - искиткеч ярдәмчел, киң күңелле кеше. Ул балалар йортлары, өлкән буын вәкилләре, инвалидлар өчен хәйрия чаралары оештыра, мәдәният учреждениеләренә, иҗтимагый, дини оешмаларга иганә ярдәме күрсәтә.
Тамара Алексеевна Баһаветдинова – “Керәшен” мәдәни-этнографик җәмгыятен оештыручы һәм аның рәисе дә. Аның актив тормыш рәвеше аркасында, “Керәшен” җәмгыяте шәһәрдә иң нәтиҗәле эшләп килүче иҗтимагый оешмаларның берсе сафында. Җәмгыять әгъзалары тарафыннан 19нчы мәктәптә этнографик музей булдырылды. Бүгенге көндә дүрт җыр-бию коллективы эшләп килә: “Сүрәкә”, “Балчыклы җиңгиләре”, Сухрау авылында “Кодачалар” фольклор ансамбле, “Асыл нәсел” балалар ансамбле. Тамара Алексеевна иҗтмагый тормышта актив катнаша, яшь буынга тәрбия бирү, телне, мәдәниятне саклап калуда үзеннән зур өлеш кертә. “Пасха”, “Раштуа” шәһәркүләм бәйрәмнәрен, район буенча фольклор коллективлар концертларын оештыра. “Керәшен” мәдәни-этнографик җәмгыяте “Җырлыйк әле” республика телевизион бәйгесе җиңүчесе дә булып тора.Җәмгыять әгъзалары тарафыннан районның Балчыклы, Кушай, Келәтле авылларында ел саен “Питрау”, “Олы көн” бәйрәмнәре үткәрелә. Җәмгыятьтә “Бәрәкәт” дип аталучы яшьләр юнәлеше дә эшләп килә.
2017 елда керәшеннәрнең тормыш рәвеше, мәдәниятенә багышланган “Божий народ – кряшены” фильмнары эшләнде, ул “Союз” каналында тәкъдим ителде.
Баһаветдинова Т.А. 1999 елда “Татарстан Республикасының Атказанган сәүдә хезмәткәре” исеменә лаек була. Ул - “Казаннын 1000 еллыгы истәлегенә” (2005), “Фидакарь хезмәт өчен” (2008) медальләре иясе. 2014 елда аңа ТР Дәүләт Советы Рәисенең рәхмәт хаты тапшырыла. Ул – республика күләмендәге “Человек – золотое сердце ” бәйгесе номинациясе (1999), “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты. Хатын-кыз карашы” бәйгесе номинациясе (2003) җиңүчесе, сәүдәгәр Гавриил Солодовников исемендәге милли премия лауреаты – “Сәүдә өлкәсендә иң яхшы менеджер” дипломы (2001) иясе, “Россиянең сервис өлкәсендә иң яхшы 1000 предприятие һәм оешмасы” бәйгесе дипломанты, Бөек Петр исемендәге премия лауреаты – “Россиянең иң яхшы менеджеры” дипломы (2002) иясе, Меценатларның Алтын грамотасына (2005) лаек булган шәхес. “Татарстан Республикасының иң яхшы базары” номинациясендә - 1нче урынга, “2006 елда Россия Федерациясе топ-менеджеры” исеменә лаек була. Татарстан митрополиясе аерым хөрмәт билгесенә (2014), “Звезда Славы. Экономика России” шәхси орденына (2014) лаек була, аңа ТР Керәшен иҗтмагый оешмасы рәхмәт хаты (2017), Татарстан халыклары ассамблеясының Түбән Кама филиалы рәхмәт хаты (2017)һ.б. бүләкләр тапшырыла.
Түбән Кама шәһәр Советының 2017елның 15 декабрендәге 40нчы карары нигезендә, Баһаветдинова Тамара Алексеевнага “Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины” исеме бирелә.